20 август көнне территориаль үсеш бүлеге халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә. Башлана 14.00 сәгатьтә.
Ярминкәгә килүчеләр эш белән тәэмин итү үзәгенең вакансияләрре белән таныша, эш бирүчеләр белән очраша һәм әңгәмә уза, эшкә урнашу турында килешә, шулай ук үзләренең һөнәри ориентациясен билгеләү буенча тест уза алачаклар.
Чара Мөслим авылы, Пушкин урамы, 91 йорт адресы буенча узачак (МФЦ бинасы, 2 кат)