«Россия яшьләре» АИС «Россиянең яшь эшкуары»Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә башлады.
Конкурста Россия Федерациясенең 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге, даими яшәү урыны булган һәм Россия Федерациясе территориясендә эшкуарлык эшчәнлеген алып баручы гражданнары катнаша ала.
Үз идеясен тормышка ашыру өчен 1 млн.сумга кадәр акча каралган.
Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм «Россия яшьләр эшкуарлыгына ярдәм үзәге» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе конкурсны оештыручылар булып тора.
Дедлайн: 2019 елның 1 октябренә кадәр.
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
1. интернет-эшмәкәрлек;
2. авыл хуҗалыгы эшмәкәрләре;
3. франчайзинг;
4. социаль эшмәкәрлек;
5. җитештерү;
6. инновацион эшмәкәрлек;
7. сәүдә;
8. хезмәт күрсәтү өлкәсе
Конкурс ике этапта уза:
1. Конкурс гаризасын бирү һәм бәяләү
2. Конкурсны оештыручылар белән скайп-әңгәмә узу
Сезне «Россиянең яшь эшкуары»конкурсында катнашырга чакырабыз.
Моның өчен 2019 елның 30 сентябренә кадәр гариза бирергә кирәк.
Конкурсның финалы 2019 елның ноябрендә Казан шәһәрендә узачак.
Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү сайтта https://myrosmol.ru/measures/view/32107