Ел башында илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, үзмәшгульлек буенча «һөнәри керемгә салым» режимы эшли башлады. Бу сынау проекты, ягъни тәҗрибә буларак гамәлгә ашырыла. Үзмәшгульлеккә күчү ирекле. Безнең районда 160 кеше яңа салым системасында теркәлде инде. Үзмәшгульләр - ялланган хезмәткәрләрне җәлеп итмичә, үзләре җитештергән товарларны сата, хезмәтләр күрсәтә яки башка кешеләр яки компанияләр заказы буенча (алар хезмәт килешүе буенча эшләми) эшләр башкара торган кешеләр. Үзмәшгульләрнең бөтен эшчәнлеге ““Профессиональ керемгә салым” махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында” 422 нче федераль закон белән регламентланган. Законда «үзмәшгуль» төшенчәсе юк, сүз «профессиональ керемгә салым» режимына күчүче кеше турында бара. Яңа законның төп идеясе, барыннан да элек, кешеләргә үзләре өчен уңайлы, гадәти мохиттә легаль эшчәнлек алып бару өчен альтернатив мөмкинлек бирү.
Күп кенә кешеләр үз эшләрен ачарга яки булдырырга күптән хыялланалар иде, ләкин күпләрне шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлгәндә кыенлыклар куркыта, салым органнарына бирү өчен документлар пакеты әзерләргә кирәк. Кешеләрне штрафлар куркыта, табыш алмасам дип тә икеләнә. "Профессиональ керемгә салым” очрагында барлык үзара мөнәсәбәтләр һәм салым исәп-хисаплары кушымтада мобиль телефон аша бара, ә салым бары тик табыш булганда гына түләнә. Табыш юк, салым да юк. Шулай итеп, дәүләт тарафыннан эшмәкәрләр өчен барлык куркынычлар да минимумга җиткерелде.
Өстенлекләре түбәндәгечә:
- Хезмәт күрсәтү турында килешүләр төзү юлы белән, гамәлдәге ИП һәм ҖЧҖ белән беррәттән, легаль рәвештә эшләү мөмкинлеге;
- Күрсәтелгән хезмәт турында чекларны касса аппараты кулланмыйча бирү мөмкинлеге;
- Үз керемнәрен тиешле рәсми белешмә белән раслау мөмкинлеге;
- Декларацияләр тапшыру өчен федераль салым хезмәтенә йөрергә кирәкми;
- НДФЛ һәм НДС түләргә кирәкми;
- Иминият взносларын түләргә кирәкми;
- Физик затлар белән эшләгәндә салым ставкасы 4% һәм юридик затлар белән эшләгәндә 6%, шәхси эшмәкәр буларак 13% түгел.
Тулырак мәгълүматны Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге белгечләреннән һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиленнән алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 8(85556)2-46-07