Мөслим еш кына кунаклар кабул итә. Узган атнада районыбыз ТР “Бердәм Россия” сәяси партиясе депутатлар берләшмәсе Координацион советының гомуми күчмә җыелышы уздырды. Кунаклар Мөслим сәнгать мәктәбе янәшәсендә урнашкан “Курай” паркында да булды. Депутатларны, иң элек, мәктәп директоры Айгөл Фәттахова һәм тынлы уен кораллары бүлеге укытучысы Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге “Тургай” курайчылар ансамбле каршы алды. Ике делегация дә балаларыбызның чыгышын зур соклану белән тамаша кылды. Шулай ук “Курай” паркы сәхнәсендә район мәдәният йорты каршында эшләп килүче Ләйсән Вахитова җитәкчелегендәге бию ансамбле чыгышы күрсәтелде.