Мөслимдә Яшьләр көне күңелле үтте!

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

28 июль көнне Мөслим авылы Нурлыгаян паркында елның иң якты һәм көтеп алынган вакыйгаларының берсе-Яшьләр көне узды.

Сәламләү сүзе белән район башлыгы Р.Х. Муллин чыгыш ясады, Мөслим районының яшьләр сәясәтен үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде, ул Мөслим районы яшьләренең хезмәт сөючәнлеге, максатчанлыгы, туган җиргә мәхәббәт белән аерылып торуын билгеләп үтте. Район яшьләре авыл хуҗалыгын үстерүгә, эшмәкәрлекне киңәйтүгә, мәдәниятне популярлаштыруга, мәгарифне, сәламәтлек саклауны үстерүгә зур өлеш кертә.  Белгәнегезчә, 2019 ел Мөслим районында әхлакый һәм рухи үсеш елы дип игълан ителде, аның кысаларында Мөслим муниципаль районында 2019-2023 елларга рухи һәм әхлакый үсеш программасы кабул ителде. Программа гаилә кыйммәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән чараларны үз эченә ала. Программа 6 юнәлештән тора. Гаилә мәктәбен үстерү эшчәнлекнең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Әлеге юнәлешнең максаты-сәламәт гаилә кыйммәтләрен алга этәрү, күп балалы гаиләләр институтын үстерү. Бу юнәлеш кысаларында быел 4 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләрне хөрмәтләү кертелде. Шулай итеп, Рамил Хәмзә улы балалар кибетенә 10000 сумлык сертификатлар Һәм Мөслим муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатларын Үрәзмәт авылыннан Хәертдиновлар Юлдаш һәм Эльвира гаиләсенә, Баланлы авыл җирлегендә яшәүче Карижскийлар гаиләсенә һәм Мөслим авылыннан Динар һәм Эльмира Мансуровлар гаиләсенә тапшырды.

Шулай ук, Рамил Хәмзә улы «Мизгел» яшьләр үзәге каршындагы «Игелек уят-Пробуди добро» ирекле отрядының 10 актив волонтерына район Башлыгының Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

   Татар һәм башкорт эстрадасының популяр башкаручысы, Башкортстан Республикасының атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин концерты кичәнең дәвамы һәм көтеп алынган кульминациясе булды.!!. Ата-аналар белән балалар өчен аттракционлы балалар зонасы һәм туңдырма, татлы мамык һәм попкорнлы сәүдә рәтләре эшләде.

Безнең район бердәмлек белән дан тота һәм безнең максат - бу сызыкны саклап калу чөнки " Без-Мөслимлеләр!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International