Мөслимдә «Әйдә шаяРТ!» КВН лигасының җәйге музыкаль фестивале -2019 узды. Икенче көн.

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

27 июль көнне Мөслимнең "Кояшлы Ык" яр буенда "Амфитеатр» зонасында «Әйдә шаяРТ!» КВН лигасының җәйге музыкаль фестивале -2019 узды. Бәйрәм башында Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Бадретдинова Марина Ранас кызы исеменнән сәламләү сүзе яңгырады. Фестивальдә 7 Татарстан районнарының командалары катнашты! Менә алар- Чаллы - Буа "ЭпиЗамба", Биектау – "Текә тау", Балтач – "Эремчек", Алабуга – "Бум", Зәй - "Кабартма", Әлмәт – "Фән-тәти Кызларейшн" һәм, әлбәттә, Мөслим районының "Мөслим кырмыскасы"командалары! Программа күңелле атмосферада узды, барлык командалар да лаеклы чыгыш ясады! Урыннар һәм номинацияләр алдагыча бүленде:

“Гран-ПРИ”  Балтач районының “Эремчек” командасына бирелде!

 “Шалкан” номинациясе Алабуга шәһәренең “Бум” командасына бирелде;

 

 

 

 

1 урын – Мөслим районының “Мөслим кырмыскасы”;

2 урын – Алабуга шәһәренең “Бум” командасы;

3 урын – Зәй районының “Авыл кабартмалары” командасы бүләкләнде;  “Иң яхшы актрисалар” – Әлмәт шәһәренең  “Фән-тәти Кызларейшн” командасы; “Иң яхшы актер” – Мөслим районының “Мөслим кырмыскасы” командасының Наиль Хафизовка бирелде; “Иң яхшы мәзәк” – Чаллы-Буа “Эпизамба” командасына тиңнәр булмады; Ә Мөслим районы командасын котлыйбыз 1 урын яулаулары белән!!!! Барлык командаларга да иҗади уңышлар, илһам һәм максатларга ирешүләрен телибез!!!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International