26 июль көнне 19:00 Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин белән инстаграм-аккаунтта @https://instagram.com/official_muslumovo Мөслим районы яшьләре белән туры эфир оештырылды. Район башлыгы белән турыдан-туры эфирга Яшьләр көне кысаларында ярты сәгать эчендә 400 дән артык кеше кушылды. Рамил Муллин интерактив медиа-студиядә катнашты һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге диварларыннан килгән барлык сорауларга җавап бирде. Рамил Хәмзә улы, үз чиратында, район яшьләре вәкилләре инде хәзер үк иҗади һәм профессиональ үсештә уңышлы адымнар ясыйлар, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә беренче мөһим җиңүләргә ирешәләр, заман таләпләренә җавап биреп, иҗтимагый, спорт һәм социаль проектларны уңышлы тормышка ашыралар, дип билгеләп үтте. Шулай ук туры эфирда бирелгән барлык сорауларга да җавапларын һәм үз фикерләрен җиткерде, районның якын киләчәккә планнары белән уртаклашты. Әлеге эфирны үткәреп, без район башлыгының «яшьләр белән якынаю» ның кирәклеген аңладык һәм, шуңа күрә турыдан-туры эфирларны якын киләчәктә дә оештырачакбыз.
Эфир ахырында Рамил Хәмзә улы Яшьләр көненә старт бирде!!!