29 июль көнне Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелде

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Кичә, 29 июль көнне хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан “Мөслим йөрәге” скверында бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәмгә флотта хезмәт үткәннәр, аларның гаиләләре, әти-әниләре килгән иде. Килгән кунакларны иҗтимагый Совет рәисе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рушат Солтанов бәйрәм белән тәбрик итте, изге теләкләрен җиткерде. Котлау белән Мөслим җирлеге депутаты, мәдәният министрлыгының яшь киңәшчесе Исламов Ринат та чыгыш ясады. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Чара мемориал комплекска тәкыялар салу белән тәмамланды .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International