"Велойөреш-2019"

2019 елның 26 июле, җомга

25 нче июль көнне Мөслимдә мәдәни-массакүләм чаралар дирекциясе белгечләре рухи-әхлакый тәрбия елы уңаеннан велоузыш оештырдылар. «Мөслим йөрәге» скверына төрле яшьтәге, һөнәрле һәм карашлы иң актив һәм уңай кешеләр, бер сүз белән әйткәндә, актив тормыш рәвешен яратучылар килде.

Велоузышка старт бирелгәнче, барлык катнашучылар "Яшел Фитнес" спорт проекты кысаларында зарядка ясады. Велосипедчылар Мөслим урамнары, шулай ук «Кояшлы Ык» паркын урап финишка якынлаштылар. Финишта велоузышта катнашучыларны көчле алкышлар белән тере коридор каршы алды.

Чараның финалы- номинацияләр буенча бүләкләү булды.

Иң яшь велосипедчы-Мирзаянова Газизә 2,4 яшь;

Иң өлкән -Мингазова Зәйтүнә 69 яшь;

Иң җитез- Чан Кирил; "Велогаилә"-Фахразиевлар гаиләсе;

Иң оригиналь велосипед- Әмин Сиразетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International