24-25 январь көннәрендә Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә “Квиз” исемле интеллектуаль уен узды. Уен 5 этурдан торды. Төп гомуми белем бирү мәктәпләреннән 10 команда катнашты. Алар арасында беренчелекне Мари Бүләр командасы яулады, икенчелекне Тат.Шуранлылар командасы алды, өченче урында Баланлы төп мәктәбе командасы булды. Икенче көн ярышта утра мәктәп командалары көч сынашты. Алар арасында беренчелекне Тат.Бүләр командасы, икенче урынны Мөслим урта белем бирү мәктәбе командасы һәм өченче урынны Михайловка урта белем бирү мәктәбе командасы яулады. Шулай ук тамашачылар арасыннан да иң актив укучылар билгеләнде: Яңа Усы мәутәбе укучысы –Ринат Низамов һәм Тат.Бүләр укучысы Алиса Вәҗитдинова. Алар Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән буләкләнделәр.