22 нче январь көнне Яр Чаллы шәһәренең 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә шагыйрь һәм драматург, прозаик һәм публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим исемендәге II төбәкара укулары узды.
Түбән Табын мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары И.Н.Шәрипова, З.Н.Вәлиева, Вәрәшбаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Ч.М.Мөэминова һәм М.К.Хәсәнова, Тат.Шуран төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы В.М.Шаева Дипломга ия булдылар. Катнашучыларның эшләре аерым җыентыкта урын алачак.