Бер яшьтә ике айлык Регинаның ачык итеп сүзләр әйткәненә, әти-әнисе, әби-бабасы өчен өзелеп торганына гаҗәпләнерлек. Әнә шул карап туйгысыз сөйкемле, мөлаем нарасыйга узган елның ноябрь аенда генетик авыру - “спинальная мышечная атрофия” дигән диагноз куела. Кызның әти-әнисе Резеда белән Ринат Аптеевлар, әби-бабалары, туганнары өчен шул көннән тормышның асты өскә килә. Башына килгәннәр моны яхшы аңлый булыр, килмәгәннәргә андый яман тәкъдир язмасын.
Шул уңайдан бүген бездэ кунакта Регинанын әбисе Ирина Аптеева булды!
Аптеевлар гаиләсенә хәзерге вакытта бик авырдыр,ләкин омет дигән бер гади сүз хәрберебездэ яшидер -әнидәме әтидәме,әби бн бабайдамы ул сүнми....Ирина апага Сабырлыклар теләп без эңгәмә оештырып алдык!
Ирина апага бик авырдан килсә дә бу әңгәмә безнең сорауларга җавап бирергә тырышты!Тапшыруыбыз азагында ул Мөслимлеләргә мөрәжәгать итте: Мөслимлеләр мәрхәмәтлеләр: Регинабызга Хак Тәгалә җан иңдергән, аның да җирдә сәламәт яшәргә хакы бар: марафоннар, акцияләр, хәйрия концерт-кичәләре оештырыйк, булдыра алган кадәр ярдәм итик.Безнең кайгыны аз гына булса да җиңеләйтеп, янәшә басып иңегезне куйсагыз – зур таяныч булыр идегез безгә. Оныгымның йөгерә-йөгерә кочагыма атылып, ишегалды тутырып “әбием!” дип кычкырганын ишетәсем, бәхетле әби булып, оныгымны сөеп яшисем бик тә килә, – дип тапшыруыбызны тәмамлады Ирина апа!
Аптеевлар гаиләсе өчен бүген бөтен ярдәм дә кадерле. Хөрмәтле райондашлар, булдыра алганча ярдәм итик әле! Игелек кылудан читтә калмагыз!Барлык реквизитларны да интернет челтәрләреннән ала аласыз!Шулай ук “Мизгел” яшьләр үзәгенә урнада урнаштырылды!Тамчыдан күл җыела диләр! Игелек эшләргә соңга калмыйк дуслар. Эшләгән изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!Ә сезгә Ирина апа бары тик сабырлыклар гына телибез,өметегезне өзмәгез.Җир йөзендә миһербанлы,олы йөрәкле кешеләр булмый калмас, бу зур сумма тиз арада җыелып бетәр дигән теләктә калабыз!