2018-2019 елларда кискен респиратор-вирус авырулары һәм грипп белән район халкының мөрәҗәгатьләре арту теркәлмәгән. Һәр көнне уртача 3-5 кеше мөрәҗәгать итә, Яңа ел каникулларыннан соң, максималь рәвештә 8 кеше мөрәҗәгать итте. Якын-тирә шәһәрләрдә авыручылар санының күтәрелүе бар, әмма эпидемия бусагасыннан артык түгел. ОРВИ һәм грипп таралуны профилактикалау өчен бу чорда массакүләм чараларда катнашудан тыелырга кирәк. ОРВИ профилактикасы чараларын һәм башка мәсьәләләрне Мөслим үзәк район хастаханәсенең Мөслим-ТВ сюжеты төшергән вакытта баш табибы яктыртты.