Үзәк китапханә хезмәткәрләре Г.Тукай исемендәге урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары өчен "Моя любимая Россия" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Уен барышында "Орлы" һәм "Пионеры" командалары көч сынашты, сорауларга җаваплар эзләделәр, ребуслар чиштеләр, Россия турында шигырь, мәкальләр укыдылар, соңыннан газета ясадылар.