Очучыларның язмышлары төрле-төрле.

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Очучыларның язмышлары төрле-төрле. Берәүләр, старт алгач, югары күтәрелә алмый газаплана, сәләтен югалта. Икенче берәү-ләр, көтмәгәндә, берәр фаҗигагә дучар булып, исәнлегеннән мәхрүм калып, яңадан җиргә төшәргә мәҗбүр була. Өченчеләре исә, очучылар үзләре әйтмешли, тылсымлы һава дулкынына тап булып, хәтта стратосферага кадәр менеп җитәләр һәм бар гомерен яраткан хезмәтенә багышлыйлар - авиациягә тугрылыклы булып калалар.16 гыйнвар көнне бездә кунакта шундыйларның берсе Россиянең атказанган хәрби очучысы,полковник Шәфиков Рәшит Вагыйз улы булды! Рәшит Вагыйз улы үзенең тормыш юлы һәм хезмәте белән таныштырып безне таң калдырды, бик күп кенә мисаллар китерүе белән дэ йөрәкләрне тетерәндерде,очрашу бик эчтәлекле һәм тәрбияви булды радиотыңлаучыларыбызга да кызыклы эңгәмә булгандыр дигән теләктә калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International