7 гыйнварда Г.Тукай исемендәге мәктәп шугалагында спорт-күңел ачу уеннары үткәрделәр.

2019 елның 11 гыйнвары, җомга
Спорт чаралары дирекциясе белгечләре спорт залында ярышлар оештырудан тыш, район шугалагында һәм паркларында балалар һәм яшүсмерләр турында да онытмыйлар. Шулай итеп, безнең белгечләр 7 гыйнварда Г.Тукай исемендәге мәктәп шугалагында спорт-күңел ачу уеннары үткәрделәр. Салкын һава торышына карамастан, шугалакны яратучылар бик аз җыелган иде. Катнашучылар үзләренең тимераякта шуу осталыкларын, җитезлекләрен һәм тизлекләрен күрсәттеләр. Чара ахырында барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International