Мөслим сәнгать мәктәбенең педагогик совет утырышы

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

10 гыйнвар көнне Мөслим сәнгать мәктәбенең педагогик совет утырышы булып узды. Утырышта укытучылар коллективы һәм мәктәп администрациясе 2018-2019нчы уку елының беренче яртыеллыгына йомгак ясады. Укучыларның һәм укытучыларның беренче һәм икенче уку чирегендә ирешелгән уңышлары турында бүлек җитәкчеләре чыгышлары тыңланды. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Румия Деникаева өлгереш сыйфаты, уку планының үтәлеше, техник һәм академик зачет нәтиҗәләре белән таныштырды. Шулай ук укытучылар чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан программаларын тыңлауга йомгак ясады. “Укучылар контингенты уку елы башыннан үзгәрешсез сакланган. Бу яхшы күрсәткеч. Безнең максат – мәктәптә шөгыльләнүче һәр балада сәнгатькә, иҗатка карата мәхәббәт тәрбияләү, аларны нинди дә булса сәнгать төренә өйрәтү”, – диде мәктәп директоры Айгөл Фәттахова. Утырышта шулай ук өченче чирек дәвамында узачак контроль дәресләр, техник һәм академик зачетлар, имтихан программаларын тыңлау көннәре билгеләнде. Аттестация һәм квалификация күтәрү курсларын узарга тиешле укытучылар билгеләнде, яңа елга эш планы расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International