Традиция буларак, декабрь аеның һәм 2018 елның нәтиҗәләрен ясар вакыт җитте. Декабрьдә җирлегебездә 10 бала туган. Шуларның 3се – малай, 7се – кыз бала. Ел башыннан бу сан 156не тәшкил итә: 66 малай һәм 90 кыз бала. Бу айда – 29 кеше, ел башыннан 325 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Узган ел белән чагыштырганда 20 кешегә кимрәк үлгән. Елның иң соңгы аенда 7 пар балдаклар алышкан. Ел башыннан 123 пар гаилә корган, ә 49 гаилә таркалган.