Инде хәбәр иткәнебезчә, кичә, 9 гыйнвар көнне Казан шәһәрендә балалар иҗатының “Зимняя палитра” дип исемләнгән республика конкурсы булып узды. Төрле шәһәр-районнардан җыелган әлеге бәйгедә Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укучылары да катнашты. Рената Бурганова, Камилә Хантимерова, Регина Гараева һәм Инзилә Вәлиева 100дән артык конкурсант белән беррәттән реаль режимда театр темасына иҗат эшен булдырды. Нәтиҗәдә, Инзилә Вәлиева 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.