Опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеге

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Опека һәм попечительлек бүлегендә бу  көннәрдә  чын мәгънәсендә “урак өсте”: опекунннарыбыз еллык отчетларын тапшыра башлады. Шулай ук гаиләләребез Яңа елга да әзерләнә: балалар белән кар сыннары ясыйлар, йорт-җирләрен утлар белән бизиләр.

Балаларыбыз үзләренең һөнәрләрен, уңышларын чыршы бәйрәмнәрендә күрсәтәләр. “Ел укучысы” номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, 4 нче сыйныфлар арасында  җиңүче булучы кызыбыз-Федосеева Дарья  Яңа Усы авылында Валентина һәм Анатолий Игошевлар гаиләсендә тәрбияләнә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International