Нинди генә һөнәрләр үзләштерми рәсем сәнгате бүлегендә шөгыльләнүче нәниләр. 17 декабрь көнне Рәмзия Батырова сыйныфында шөгыльләнүче балалар гап-гади бәйләм җепләреннән чыршы уенчыклары ясарга өйрәнде. Кечкенә баш киеме формасында ясалган әлеге искиткеч сувенирлар ясау ысулы буенча бик уңайлы. Яңа ел бәйрәменә менә дигән бүләк тә була ала алар.