14 -16 нчы декабрьдә “Костер” ял һәм сәламәтләндерү лагерында “Бердәм команда бул” республикакуләм профиль сменасы узды. Бу сменада 200 дән артык мәктәп узидәрәсе членнары катнашты, шулар арасында Рус.Шуган мәктәбеннән Надежда Кривошеевада булды.
Әлеге сменаның төп максатлары булып:
-укучыларда аралашу, лидерлык, партнерлык һәм оештыру күнекмәләрен формалаштыру;
-укучылар үзидарә органнары эшчәнлеген активлаштыру;
- балалар социаль инициативаларына ярдәм итү;
- эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, балалар активын укыту.
Сменаның белем бирү модуле программасы:
- үзидарә структурасын тикшерү һәм билгеләү, отряд Кодексын, сайлаулар турында Нигезләмәләр, үзидарә һәм структура турында Нигезләмәләр кабул итү;
-массакүләм мәгълүмат чаралары,партнерлар белән эшләү, Социаль проектлау һәм проектлар белән идарә итү, социаль инициативалар һәм проектларны видео-һәм фотокүрсәтү буенча мастер – класслар үткәрү;
- сәхнәдә чыгыш ясау, ораторлык осталыгы, микрофон белән эшләү нигезләрен өйрәтү;
- мәктәп активистлары мәктәп һәм мәктәп үзидәрәсе проблемалары турында фикер алышты;
- «СОК – бер команда бул» конкурсының видеороликларын күрсәтү һәм балалар жюри эшчәнлеге белән танышу.