“Балалар экология-биология үзәге” тарафыннан “Табигать һәм без” дип аталган республикакүләм экологик  фестиваль.

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Түбән Кама шәһәренең “Балалар экология-биология үзәге” тарафыннан “Табигать һәм без” дип аталган республикакүләм экологик  фестиваль оештырылды. Район данын Мөслим лицее, Күбәк урта мәктәбе, Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәпләре яклады. Лицей укучылары “Мин - эковолонтер” номинациясендә 1 урынны яуладылар.Алинә Сабирова, Язилә Габидуллина, Аида Гарипова “Экоград” номинациясендә 3 урынга, Алинә Сабирова исә “Эко-объектив” номинациясендә (Олы Чакмак мәктәбе) 2 урынга лаек булдылар. “Мастерилка” кул эшләре номинациясендә Күбәк укучылары призер булдылар. Җиңүчеләргә һәм призерларга Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау кәгазъләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конкурсны Мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International