2018 елның 17 декабрендә Тукай муниципаль районында «Авыл хуҗалыгында җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру резервлары " темасына зона семинар – киңәшмәсе узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.
Чарада муниципаль район башлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм районның КФХ башлыклары катнашты.