Инвалидлар декадасы кысаларында Тойгелде төп гомуми мәктәбенен 6,7, 9 нчы сыйныф укучылары Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортына бардылар. Укучылар концерт номерлары, кучтәнәчләр һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр. Әзерләүче укытучылар : Г.Р. Җиһангирова һәм И.Ф. Габделхакова.