Мөслим сәнгать мәктәбе Яңа ел бәйрәменә әзерләнә

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Мөслим янәдән яңа ел бәйрәмен каршы алырга әзерләнә. Элеккеге бәйрәм традицияләрен яңартып, быел Мөслим сәнгать мәктәбе коллективы үз территориясен кар сыннары белән бизәргә булды. Инде берничә көн рәттән укытучылар һәм техник хезмәткәрләр мәктәп яны территориясендә кардан төрле фигурлара ясау белән мәшгуль. Озакламый әлеге сыннар төрле буялар белән капланып, балалар һәм мәктәп кунаклары өчен матур бүләк булып тора башлачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International