Сәнгать мәктәбе укучылары - "Илһамият" халыкара конкурсы җиңүчеләре

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Узган атнаның шимбә көнендә Казан мәдәният һәм сәнгать институтында җыр һәм сөйләм сәнгатенең “Илһамият” дип исемләнгән халыкара конкурс-фестивале булып узды. Әлеге фестивальдә Мөслим данын сәнгать мәктәбе укучылары да яклады. Балаларыбызның чыгышы жюри әгъзаларының мәхәббәтен яулап, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Камил Абдуллин (җит. Ләйсән Закирова) – 2нче дәрәҗә лауреат дипломы, Әминә Шәймәрданова (җит. Ләйсән Закирова) – 2нче дәрәҗә лауреат дипломы, Азалия Хафизова (җит. Гүзәл Галиева) – 2нче дәрәҗә лауреат дипломы, Камилә Шәкертҗанова (җит. Айгөл Шәйгәрданова) – 3нче дәрәҗә лауреат дипломы, Фәридә Баянова (җит. Гүзәл Галиева) – 3нче дәрәҗә лауреат дипломы, Нияз Нургалиев (җит. Гөлназ Йосыпова) – 3нче дәрәҗә лауреат дипломы, Диләрә Хәйруллина (җит. Гөлназ Йосыпова) – 3нче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз һәм киләчәктә зур уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International