Сәнгать мәктәбе укытучылары - халык театры артистлары

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Мөслим тамашачысы яхшы белә, күпләр яратып өлгергән Мөслим районы халык театры составында сәнгать мәктәбе укытучылары да бар. Күптән түгел әлеге театр коллективы “Идел-йорт” төбәкара конкурсында катнашып, өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды һәм 50 мең сумлык акчалата сертификат белән бүләкләнде. Исегезгә төшерәбез, Мөслим районы халык театрында укытучыларыбыз Гүзәл Галиева, Филүзә Шәрипова, Ләйсән Закирова, Булат Солтанов уйныйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International