"Владимир Спиваков фонды академиясе" проектында катнашу

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Инде өченче ел рәттән Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Лениногорск шәһәрендә узучы “Владимир Спиваков хәйрия фонды академиясе” проектында катнаша. Проект кысаларында Мәскәү шәһәреннән килгән профессор-белгечләр укучыларыбыз өчен мастер-класслар оештыра, балаларның музыкаль белемен, талантын бәяли. Быел әлеге чараларда халык уен кораллары бүлеге укучылары Розанна Зиганшина, Равилә Шәяхмәтова, Айнур Госманов, фортепиано бүлеге укучысы Язилә Кыямова, җыр сәнгате бүлеге укучсы Лиана Хәбибуллина һәм рәсем сәнгате бүлеге укучылары Камил Хәбибуллин, Камилә Хантимерова, Илзирә Шәйхәйдарова, Регина Гараева катнаштылар. Укытучылар Румия Деникаева, Дилбәр Салихҗанова, Рәйсә Харисова, Алеся Латыпова, Эльмира Галиева, Илшат Ибраһимов һәм Радик Газизов проект танкылыгына ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International