20 майдан соң 3-НДФЛ декларациясе вакытында тапшырылмаган өчен барлык физик затларның счетларын блоклау турындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килми

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр иткәнчә, счетлар буенча операцияләрне туктатып тору керем алганда 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиешле барлык физик затларга кагылмый.  

Тапшырылмаган декларация өчен операцияләрне туктатып тору керемнәре эшкуарлык эшчәнлеген алып баруга бәйле булган оешмаларга, шәхси эшмәкәрләргә, нотариусларга, адвокатларга, хосусый практика белән шөгыльләнүче башка затларга гына кагыла.  

Әгәр югарыда күрсәтелгән салым түләүчеләр салым декларациясен билгеләнгән срок тәмамланганнан соң 20 көн эчендә тапшырмаган булсалар, банкта счетлар буенча операцияләр туктатылырга мөмкин.  

Шул ук вакытта Россия Федераль салым хезмәте булачак Блокировка турында алдан ук хәбәр итә, салым түләүчеләрнең кирәкле декларацияне тапшырырга вакыты булсын өчен.  

Исегезгә төшерәбез, физик затлар өчен 3-НФДЛ декларациясен тапшыру буенча декларация кампаниясе дәвам итә. 2025 елда алынган керемнәр турында декларацияне 2026 елның 30 апреленә кадәр тапшырырга кирәк.  

Декларациядә исәпләнгән салымны 2026 елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International