Югары Табын авылы китапханәчесе, мәктәп укучылары белән тыл ветераны Тәзкирә апа Әхәтованың өендә булды. "Рәхмәт Сезгә, тыл ветераны!" дип исемләнгән чарада балалар ветеранга концерт номерлары күрсәттеләр, Тәзкирә апаның сөйләгәннәрен тыңладылар. 88 яшьлек апабыз укучыларга авыр сугыш еллары турында сөйләде. Аның йөгерек укуына, озын-озын шигырьләрне бер ялгышсыз сөйләвенә балалар таң калды. Тәзкирә апа тормыштан тәм табып яши, укучыларга зур рәхмәтләрен җиткереп, ул изге теләкләр теләп калды.