Тәрбиягә алынган балаларыбыз әледән әле төрле конкурс һәм бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулыйлар. Коррекция мәктәбендә белем алучы Жаркова Виктория Түбән Кама шәһәрендә үткән Республика күләм һөнәри осталык конкурсында катнашып дипломга лаек булды. Шулай ук коррекция мәктәбе укучысы Попов Максим кул көрәше буенча 1 нче урынга лаек булды.Шул ук мәктәптән Львов Сергей “Яшь бөреләр” район конкурсында катнашып, “Нәфис сүз” номинациясендә 3 нче урын алды.
Чаллы каласында үткән кул көрәше буенча ярышларда Атоева Камилә 2 нче урын яулады. Күбәк урта мәктәбендә белем алучы Шакуров Айдар, Мухаммадеев Михаил , Николаев Даниил һәм Шимков Рамил Баулы каласында уздырылган “Зарница-2018” мәктәп командасы составында катнашып призлы урын яуладылар. Шушы ук мәктәптән Каландарова Алия “Век Татарстана -2” исемле рәсем конкурсында катнашып уңышларга иреште. Алиянең ясаган рәсемнәрен конкурс жюри составы югары бәяләде . Аның рәсемнәре киләчәктә төрле мультфильмнар эшләгәндә кулланылачак. Балаларыбызны тәрбияләүче әти-әниләргә , тренерларга һәм педагогларга рәхмәтебезне белдерәбез һәм яңадан яңа уңышлар телибез.