Зәй шәһәренең 6 нчы мәктәбе базасында IХ төбәкара “Тукай укулары” узды. Әлеге чарада Мөслим лицееның, гимназиянең, Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6, 10 нчы сыйныф укучылары Аделина Бикмурзина (җитәкчесе Ә.Ә.Каржавкина), Булат Әхмәтҗанов (җитәкчесе Ч.А.Хәйруллина), Алия Шәйхетдинова (җитәкчесе Р.Я.Иксанова) катнаштылар һәм чыгыш ясап призер булдылар.