Баек мәктәбендә “Әбиләр советы” проекты эшләп килә. Шул проект нигезендә 5-9 нчы сыйныф укучылары һәм “Әбиләр советы ” вәкиле Гараева Халисә белән очрашу булып узды. Ул укучылар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм әхлакый кыйммәтләр турында әңгәмә корды. Очрашу бик үтемле булды.