Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 20 апреле, җомга

19 апрель көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәһәрендә узган “Челны собирает друзей” дип исемләнгән Халыкара конкурста катнашты. Җыр сәнгате бүлегенең Гөлназ Йосыпова сыйныфында белем алучы Диләрә Хәйруллина, Динә Габдуллина, “Принцесски” триосы уңышлы чыгыш ясап, жюри әгъзалары тарафыннан югары бәя алдылар. Кечкенәләр яшьтәге катнашучылар арасында Диләрә Хәйруллина II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Укытучылары Гөлназ Йосыпова балаларга әлеге бәйгедә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге тудырган ата-аналар Алсу Сөләйманова һәм Людмила Габдуллиналарга рәхмәтен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International