Казан шәһәрендә VIII Г.Тукай исемендәге Халыкара “Ана - бөек исем!” дип аталган шигырь сөйләүчеләр конкурсында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8, 9 нчы сыйныф укучылары Җамалова Гүзәл һәм Биккинина Зилә катнашты. Зилә Биккинина Ш.Җиһангированың “Мин кайтырмын” шигырен, Гүзәл Җамалова Ф.Садриевның “Таң җиле” әсәреннән өзек сөйләде. Зилә шигырь сөйләү конкурсының III турында катнашты һәм икесе дә дипломга лаек булдылар.