Анимацияле мультфильм ясау буенча мастер-класс.

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

18 апрель көнне, Мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында  “Татарстанның гасыры” проекты кысаларында “Татармультфильм” берләшмәсе командасы анимацияле рәсемәр ярдәмендә мультфильм ясау буенча мастер- класс күрсәттеләр. Бу чарада Мөслим районының урта белем бирү мәктәпләренең  1-7 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар ТАССРның  барлыкка килү тарихы белән танштылар һәм районның истәлекле урыннарын сүрәткә төшерделәр. Әлеге рәсемнәрнең бик уңышлы урыннарын алдагы мультфильм ясаганда “Татармультфильм” студиясы кулланырга мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International