Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Бу көннәрдә Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары ел саен оештырылучы иҗади-отчет концертына әзерләнә. “Сәләтлеләр йолдызлыгына сәяхәт” дип исемләнгән отчет концерты 27 апрель көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында узачак. Башлана 17.00 сәгатьтә. Укучыларыбызны, аларның әти-әниләрен, лаеклы ялда булган хезмәттәшләребезне һәм, гомумән, сәнгать мәктәбендә белем алучы балаларның һәм аларның мөгаллимнәренең иҗаты белән танышырга теләгән мөслимлеләрне тамашада көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International