Мөслимдә чисталык икеайлыгы старт алды. Шуны күздә тотып, 16 апрель көнне Мөслим сәнгать мәктәбе коллективы өмәгә чыкты. Мәктәп территоиясен, Тойгелде юлына алып чыгучы әйләнгеч юл кырларын техник хезмәткәрләр чүп-чардан арындырды. Җыелган көнкүреш калдыклары махсус чүп түгү урыннарына озатылды. Атна дәвамында мәктәп администрациясе әлегедәй чараларны дәвам итәргә планлаштыра. Алдагы көннәрдә корыган үләннәрне тырмалау, багана-бордюрларны агарту эшләре башкарылачак.