Аграр көллияттә барлыгы 162 студент белем ала. Алар повар, кондитер, тракторист-машинист һәм эретеп ябештерүче һөнәрләре үзләштерәләр. Һөнәр алудан тыш студентлар белән берлектә безнең көллияттә ел саен матур чаралар, бәйрәмнәр уздырыла.
Быел көллияттә студентлар советы оешты. Анда 6 иң актив студент сайланды. Советның председателе итеп I курс студенты Хисамиева Альбина сайланды. Студентлар советы киңәшмә утырышыннан соң, матур чара “Студентлар язы-2018” фестивале узды.
Аграр көллиятенең 60 тан артык студенты тамашачысы, үзләренең истә кала торган, якты чыгышлары белән куандырды.
Студентлар үзләрен төрле юнәлешләрдә танытталар. Алар җыр-биюгә, театырга, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр. Аерым алганда I курс егетләренең ансамбль ясап җырлаулары, 2 нче курс студентлары Зарипов Кирилл һәм Малыхина Ева дуэт җырлары, Хусаинова Илвина башкаруында нәфис сүз, I һәм II курс повар төркемендә укучы кызлар һәм егетләрнең театр һәм биюгә сәнгатьләренә оста.
Концерт жюри тарафыннан югары бәяләнде. Бәйрәм концертын тыңларга көллияттебез студентлары, укытучылары, мастерлары, хезмәткәрләре һәм Мөслим муниципаль районының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Хузин Алберт килгән иде.
Көллият директоры И.Н. Яббаров үзенең сәламләү сүзендә катнашучыларны тәбрикләп, күтәренке кәеф, иҗади уңышлар, тамашачыларга ләззәт алуларын теләде.
Иң актив төркем итеп 173 нче төркем табылды. Алар күчмә статуэтка белән бүләкләнделәр. Фестивальда катнашкан студентларыбызга һәм киләчәк шәкертләребезгә уңышлар телибез.