Роскомнадзор Telegram мессенджерын блокировкалый башлады

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Роскомнадзор Павел Дуровның Telegram мессенджерын блокировкаланган ресурслар исемлегенә керткән. Шул хактагы мәгълүмат ведомство сайтында урнаштырылган.

Роскомнадзорга Мәскәүнең Таганка районы суд карары килгән.

Элемтә операторларына мессенджердан файдалануны чикләү турында мәгълүмат юллаганнар, диелә хәбәрдә.

Суд Роскомнадзорның шикаятен канәгатьләндереп, 13 апрельдә Россиядә Telegram мессенджерын блокировкалау турында карар чыгарган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International