Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Узган атнада Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары “Яшь бөреләр” район фестиваленең гала-концертында катнашты. Мөслим тамашачысы алдында чыгыш ясап, безнең укучылар төрле номинацияләрдә призлы урыннар яулады. Җыр сәнгате бүлегенең Гүзәл Галиева сыйныфында белем алучы Камилә Галиева “Өмет” номинациясендә бүләкләнде. Фәридә Баянова – 2 урынга, Фәридә Баянова һәм Камилә Ишинбаева катнашындагы  “Веснушки” дуэты 1 урынга лаек булды. Шушы ук бүлекнең Айгөл Шәйгәрданова сыйныфында белем алучы укучыларыбыз: Камилә Шәкертҗанова – 2 дәрәҗә диплом, Кәдрия Сәлимова һәм Камил Абдуллиннар 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Гөлназ Йосыпова җитәкчелегендә чыгыш ясаган укучыларыбыз Лилия Ханнанова, Зөләйха Хантимерова, Диләрә Хәйруллина, “Принцесски” триосы – 3 урынны, Сабина Идиятуллина 2 урынны яулады. Гөлназ Хафизова укучысы Зилә Габдуллинага 3 урыны бирделәр. Халык уен кораллары бүлегендә белем алучы егет-кызларыбыз да сынатмады. Максим Игнатьев, Розанна Зиганшина, “Веселые ребята” инструменталь ансамбле – барысы да 1 урынны яуладылар. Җитәкчеләре Рәйсә Харисова һәм Дилбәр Салихҗанова. Театр сәнгате бүлегендә белем алучы балаларыбыз гала-концертның бизәге булдылар. “Нәфис сүз” номинациясендә: Артем Асылгараев диплом белән бүләкләнде, Аделина Ильясова – 1 урынга, Әминә Вәлиева 2 урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре – Язилә Ильясова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International