Район күләм үткәрелгән ярышларда балаларыбыз актив катнаша. Алар шахмат, кул көрәше, волейбол, чаңгы буенча үткән бәйгеләрдә призлы урыннар яуладылар. Алар: Тат.Бүләрдән Атоева Камилә (армспорт- 1 нче урын), Яхонтов Максим (шахмат буенча 2 нче урын); Әмәкәйдән Холбутаева Наилә (армспорт-2 нче урын), Насыбуллин Азат (чаңгы ярышында 1-5 сыйныфлар арасында 1 нче урын), Нарат Астыннан Мухаметдинов Рүзәл (волейбол буенча 2 урын), Элемтәдән Верейкин Сергей (көрәш-1 урын) алдылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.