13 апрель көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары талантлы балаларның районкүләм “Яшь бөреләр” фестивалендә катнашты. Жюри әгъзалары тарафыннан йомгаклау турына сайлап алынган балалар бу көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Игътибарыгызга йомгаклау турына сайлап алынган укучылар исемлеген тәкъдим итәбез. Җыр сәнгате бүлегендә шөгыльләнүче балалар: Зилә Габдуллина (җитәкчесе Гөлназ Хафизова); Диләрә Хәйруллина, Лилия Ханнанова, Сабина Идиятуллина, Зөләйха Хантимерова, “Принцесски” триосы (җитәкчеләре Гөлназ Йосыпова); Кәдрия Сәлимова, Камил Абдуллин, Камилә Шәкертҗанова (Айгөл Шәйгәрданова). Халык уен кораллары бүлеге укучылары да район фестивалендә чыгыш ясаячак: Максим Игнатьев, Розанна Зиганшина (җитәкчеләре Рәйсә Харисова), Ришат Хөснимәрдәнов (җитәкчесе Азия Заһидуллина), “Веселые ребята” ансамбле составында уйнаучы Данил Харитонов, Камил Миңнегалиев, Аделина Ильясова, Әмир Гамиров, Чулпан Янгирова (җитәкчеләре Рәйсә Харисова һәм Дилбәр Салихҗанова). Тынлы уен кораллары бүлегендә белем алучы Язилә Кыямова тамашачыларны курайда уйнап сөендерәчәк, укытучысы – Рунар Шәяхмәтов. Театр сәнгате бүлеге укучылары Әминә Вәлиева, Аделина Ильясова, Артем Асылгараевлар да фестивальнең гала-концертына чакыру алдылар. Җитәкчеләре Язилә Ильясова. Уңышлар сезгә!