Югары Табын авылы китапханәчесе РФ, ТР халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айрат Арслановның тууына 90 ел тулуга багышланган "Тукай илчесе" дип исемләнгән сәнгать сәгате үткәрде. Балалар нәфис сүз остасының истәлекләре белән таныштылар, аның сокландыргыч тавышын тыңладылар.