"Күбәләк" балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары күренекле якташыбыз, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән очраштылар.Иң элек балалар аның шигырьләрен сөйләделәр.Аннан соң сүзне кунагыбыз алды.Чыгышын "Күбәләк" бакчасы турында турында язган шигыреннән башлады,китаплары белән таныштырды,табышмаклар әйтте. Балалар аның төрле уен коралларында уйнаганын ишетеп,тынлап таң калып утырдылар.Соңыннан, Әмир исемле малай торып басып, зур рәхмәтен җиткерде.