Музейда космонатика көне.

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

«Мөслим туган як музее» һәм гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышланган мероприятия үтте. Кунак итеп полковник Шафиков Р.В. һәм Вәрәшбаш авылы башлангыч класслар укытучысы Хасанова М.К. чакырылган иде. Рәшит Вагыйз улы үзе очкан самолетлар белән танаштырды, Миләүшә Кашбетдин кызы Рәшит абый турында язган проекты белән чыгыш ясады. Бу проект белән Миләүшә Кашбетдин кызы Республика күләм үткәрелгән “Йолдызларга карап” конкурсында I урын яулаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International