Мөслимлеләр Казан шәһәренең Халыклар Дуслыгы йорты сәхнәсендә зур концерт белән чыгыш ясадылар.

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

23 март көнне Мөслимлеләр Казан шәһәренең Халыклар Дуслыгы йорты сәхнәсендә, якташлар очрашуы кысаларында, зур концерт куйдылар. Анда Мөслимебезгә багышланган күргәзмә, районыбызда җитештерелгән азык-төлек, якташ язучыларыбызның  иҗат җимешләре тәкъдим ителде. Шулай ук кунаклар өчен милли ризыклар белән чәй өстәле әзерләнде. Бик җылы атмосфера, матур хисләр, кунакчыллык, һәрьяклап югары оешканлык һәркемне кич буе озата барды. Мөслим талантлары концертын залда утыручы  һәрбер кеше аягүрә басып алкышлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International