Мәллә -Тамак авыл китапханәсендә "Куянкай" балалар бакчасы нәниләре белән Халыкара Курчаклар көнен билгеләп үттеләр. Китапханәче курчакларның туган көне булуын сөйләде. Милли курчакларга һәм бармак театрында кулланылган кечкенә курчакларга, аларның киеменә күзәтү ясалды.