Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 26 марты, дүшәмбе
Халык уен кораллары бүлеге укытучылары методик эшчәнлеккә зур игътибар бирә. Ачык дәресләр уздырып, методик хәбәрләр әзерләп, укытучылар үзара тәҗрибә уртаклаша, эш алымнарын яңарта. Шулай итеп узган атнада бүлек укытучысы Радик Газизовның ачык дәресе узды. Ул “Legato һәм “staccato” кебек штрихларны өйрәнү” дигән темага дәрес күрсәтте. Укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Румия Деникаева, бүлек укытучылары катнашында узган дәрес югары бәя алды. Бүлекнең тәҗрибәле укытучысы Дилбәр Салихҗанова әзерләгән методик хәбәр исә укытучылар гына түгел, укучылар өчен дә файдалы булды. “Развитие чувства ритма учащихся младшего возраста в процессе музицирования” дигән темага Дилбәр Рифкатовна белгечләр тәкъдим иткән эш алымнарын сурәтләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International